Язмыш синен тез астына китереп сукса, егылмас өчен якасына ябыш; утларга салса, узең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең; суларга ташласа, күбек булып өскэ кутәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны куреп, чумып алырлар; тузан итеп hавага кутәрсә, яңгыр тамчыларына кушылып жиренә төш; карурманнарда адаштырса, кояшка карап юл сайла; ташлар белэн бастырса, чишмәгә әверелеп иреккә ургы; жиргә кумсә, орлык шикелле тишелеп чык; жилкәнне жилләр екса, йорәгеңне жилкән итеп кутәр; нинди генә очракта да жиңәргә өйрэн; көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар, туземнәр генә бәхеткә лаек.