Күңел көзгесе | Казань Челны Уфа Татарстан
Описание: Кеше күңеленә кагылма!
Күңел нечкә, бәллүр кебек садә.
Саксыз кагылудан уала.
Күңел-дәрья, күпме хисләр сыя.
Шатлана да кайчак айкала.
Күңел бик бай. Күпме җәүһәр анда!
Төпкеленнән илһам алырлык.
Күңел тирән, яшерен серләр саклый.
Авыр чакта таба сабырлык.
Күңел уяу, сизгер, мәрхәмәтле.
Чит борчу да ала үзенә.
Күңел-көзге. Чатный һәм кителә.
Күңел сына, тула, түгелә.
Күңел йомшый, эри җылы сүздән.
Күңел кошы сайрый күгендә.
Күңел үсә, күңел күтәрелә.
Күңел сабый әле бүген дә.
Күңелләрнең була төрле чагы,
Иләсләнә, уйный, басыла.
Үз күңелең кайчак аңлап булмый.
Кеше күңеленә кагылма!Рәзилә Зәйнуллина