Татарларга бертуган Уйгур халкына телэктэшлек белдеру акциясе!
Описание: Синьцзян-Уйгур автономияле районы (СУАР) башкаласы Урумчыдагы бәрелешләр нәтиҗәсендә 840 тан артык кеше үлгән. Бу хакта уйгурларның Бөтендөнья конгрессы (УБК) белдерде, дип хәбәр итте кичә РИА "Новости" агентлыгы.
Каршылык күрсәтүне, орышны кем башлаганы билгеле түгел. Кайберәүләрнең әйтүенә караганда, урам йөрүгә чыгучыларга иң әүвәл полиция һөҗүм иткән. Кытай дәүләт мәгълүмат чаралары исә, урамга чыгучылар озак уйлап тормыйча кибетләрне талый һәм ханлыларга һөҗүм итә башладылар, дип белдерә. Җирле хакимият мәгълүматларына караганда, урамга чыгучылар 261 автомобильне, шул исәптән 190 автобусны, унлап таксины һәм ике полиция автомобилен яндырган. Бәрелешләр вакытында 200 дән артык кибет һәм 14 йортка зыян килгән. Урумчы хакимиятләре энергия һәм газ белән тәэмин итүче объектларны, телевидение үзәген ныклы сак астына алган.
Вашингтондагы Америка уйгурлары берләшмәсе вице-президенты Алим Сәйтүф 5 июль "уйгур халкы тормышында иң караңгы көн" булды дип белдергән. Ул бу гамәлләре өчен Кытайны гаепләп чыгарга чакырып дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге фаҗигале вакыйгаларга июнь ахырында илнең Гуандун провинциясендәге уенчыклар фабрикасында, уйгурлар белән ханлылар (Кытайдагы 56 милләтнең иң зурысы) арасында килеп чыккан бәрелеш сәбәп булган. Ул вакытта ике уйгур үлгән, ике тарафтан 90лап кеше яраланган. Уйгурлар бу орышны җентекләп тикшерүне таләп итсәләр дә, хакимиятләр моны эшләргә ашыкмаган. Кыскасы, уйгурлар белән кытайлар арасында кабынып-сүнеп торган дәвамлы конфликтның бер нәтиҗәсе бу бәрелеш.
Уйгурлар – Кытай чигендә яшәүче борынгы төрки-мөселман халкы. Рәсми мәгълүматларга караганда, Кытайда җәмгысы 9 миллион уйгур яши. Ә уйгурлар үзләре, без дөньяда 35 миллион, Кытайда шуның 20 миллионы яши, дип әйтәләр. 1930 нчы елларда Көнчыгыш Төркестан Ислам Республикасы, 1940 нчы елларда Көнчыгыш Кытай Революцион Республикасы оештырып, ХХ гасырда уйгурлар ике мәртәбә бәйсезлек ала язган иде. Әмма Пекин үзәк хакимиятен ныгыткач, әлеге көнбатыш җирләрне кабат яулап алды. Соңгы елларда СУАР туфракларында атом-төш коралы сынап, җир астыннан нефть-газ суыртып һәм бу җирләргә кытайларны күпләп күчереп утыртып, төбәкне кытайлаштыру өчен хөкүмәт зур көч куйды.
Кытай полициясе бәрелешләр оештыруда гаепләп 1434 кешене кулга алган. Әмма кулга алынучыларның һәм үтерелгәннә!
Бертуган уйгур халкына телэктэшлек белдереп 1 сэгатек пикетка чакырам! Пикет 5 июль 19.00 да Тукай хэйкэле ян7ында хэйкэле янында узачак! килегез!