ТАТАРЛАР, АЛГА!
Описание: Татарлар, алга!
Авырлыкларга бирешми,
Күмелми зарга -
Көйле, матур тормыш өчен
Татарлар, алга!
Һәрчак иреккә омтылыйк
Уйда-хыялда.
Ил-дәүләтле булу өчен
Татарлар, алга!
Ярты юлда туктап калмыйк
Көч-теләк барда.
Милләтебез яшәсенгә
Татарлар, алга!
Юл-хәвефле, һәммәбезне
Сакласын Алла.
Нык адымнан киләчәккә -
Татарлар, алга!
Татарлар, алга!
Фәнәвис Дәүләтбаев