МБОУ "Елховская СОШ"
Описание: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Елховская средняя общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района РТ. Школа, содействующая здоровью серебряного уровня
Елховой урта мәктәбе тарихы
Октябрь революциясеннән соң шактый вакыт Елховой һәм Түбән Абдул авылларында иске мәктәп-мәдрәсәләр эшләп килә. Ләкин шул ук вакытта 1913 елда указлы полк мулласы, Георгий тәресе авалеры Гата Әбүбәкеров (1857-1921) тырышлыгы белән дин сабаклары белән беррәттән, рус теле һәм башка фәннәр- арифметика, география, хезмәт дәресләре кертелә. Парталарны һәм уку әсбапларын Гата мулла үз акчасына сатып ала.
Ул елларның тәртибе буенча, мәдрәсәдә ир балалар гына укый, кыз балалар абыстайга өйгә йөреп укыйлар.
Гата мулла каяндыр Халит Борханов дигән укытучыны чакырып китерә. Мәдрәсәдә төшкә кадәр дин сабагы, төштән соң дөньяви фәннәр укытыла.
1919 елның 17 декабрендә укытучы Вагыйз Саматов тәүге башлангыч комсомол оешмасын оештыра. Шул елларда анда Галимҗан Гыйльманов укытучы булып эшли.
1926-1927 елларда авылда башлангыч хезмәт мәктәпләре ачыла. Түбән Абдулда ул раскулачивать ителгән Камалетдин Әхмәтшин йортына урнаша. Татар теле һәм әдәбиятын 1934-1938 елларда Ленин ордены кавалеры Камил Рәхмәтуллин, рус теле һәм әдәбиятын Сәрән авылыннан Матрена Тимофеевна Сергеева укыта. 4-5 сыйныфларда арифметикадан Кәрим Йосыпов белем бирә.
1933 елда, хәзерге Чистай районының Каргалы авылыннан сөрелгән кулакның агач амбарларын сүтеп, атлы олаулар белән Түбән Абдулга, Шушма елгасы буена кайтарып,шунда ике якта да бишәр бүлмәле, тар коридорлы мәктәп бинасы торгызалар. Авыллар Елховой авыл Советында булганга, яңа җидееллык мәктәп тә шул исемдә атала. Мәктәпнең беренче директоры итеп Ризатдин Шәмгунов (1898-1958) билгеләнә.
1951 елдан мәктәп директоры булып Рәвгать Таһиров эшли башлый. Шул уку елнда мәктәпнең сигезенче, 1952 елдан – тугызынчы, ә 1953 елда-унынчы сыйныфы ачылып , 1954 елда тәүге чыгарылыш була.
Р.Л.Таһиров директор булып 1959 елның җәенә чаклы эшли.
Шул ук елның июнь аеннан мәктәп директоры итеп Тимергалим Вәлитов билгеләнә.
Тимергалим Вәлиулла улы Вәлитов 1930 нчы елда Башкортстанның Бүздәк районы Сабанай дип аталган татар авылында туып – үскән. Ләкин гомеренең бик зур өлеше Елховой авылы, аның тынгысыз, эшчән халкы, тирә – юньдә дан тоткан урта мәктәп белән бәйле. 1958 нче елда Казан дәүләт педагогия институтын кызыл диплом белән тәмамлаган егет бу авылга тарих укытучысы итеп җибәрелә. Ә 1959 нчы елның июль аеннан мәктәп директоры итеп билгеләнә. Ул Елховой мәктәбе белән иң озак һәм бәрәкәтле – 32 елдан артык җитәкчелек иткән кеше. Шул елларда ике яңа мәктәп бинасы салдырган, төрле “реформалар” вакытында да мәктәпнең татарлыгын саклап калган мөхтәрәм директор ул.
Яше җитеп, җитәкчелек вазифасын тапшыргач та, Тимергалим Вәлиулла улы тарих ф&