АЛСИНӘ СӘЛАХОВА иҗаты
Описание: Яратырга кирәк шундыйларны,
Синең өчен үлеп торганны...
Таң атканда, чәчләреңнән сыйпап,
Төзәткәнне синең юрганны.
Яратырга кирәк, синең өчен
Утларга да керер булганны.
Сиңа авыр чакта, сагышларны
Елмаюы белән юганны.
Яратырга кирәк, нинди бар син,
Шундый итеп сөя белгәнне.
Миллион төрле гүзәл арасыннан
Иң матуры син дип күргәнне!
АЛСИНӘ СӘЛАХОВА
***
Сакла мине язмыш, сакла мине,
Ямьсез сүзләр, гайбәт, яладан.
Йөрәккәем чәлпәрәмә килер
Җаннарыма салган ярадан.
***