Авылым, авылкаем!
Описание: "Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән". (Г. Тукай)
Исеме "Авылым, авылкаем!" булса да, бу төркем мин туган туфракка гына багышланмый. Иҗади сәфәрләремдә булырга туры килгән авыллар, анда яшәүчеләр, аларның уй-гамьнәрен, казанышларын, иҗатларын үз эченә алачак төркем бу.
Сюжетлар ясаганда, ни кызганыч, видеоматериалның бер өлеше кулланылмый, "за кадром" кала. Кайчак хәтта, иң кызык өлеше. Һәм мин аларны да шушында куеп барырга ниятлим. Сезгә дә кызыклы булыр, дип өметләнәм, дуслар. Ихтирам белән, тележурналист Фәнзилә Салихова.