«Хәрәкәттә–бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре
Описание: «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә спорт һәм иҗат дәресләре 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып китте. Әлеге мастер-класслар күпләрнең күңелләренә хуш килгәнгә, 2022 нче елда да проект дәвам итте.
2021 нче елда йога, контемпорари, татар биюе, импровизацион джем, биюләр, сулыш алу күнекмәләре буенча татар телендә барлыгы 14 мастер-класс, 2022 елда «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, җырлы-биюле «Зәлидә» уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе, керәшен биюе буенча 11 дәрес узды.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә җәй айларында Казанның паркларында һәм скверларында бушлай уза.
Проектның максаты: хәрәкәтләр аша татар телен популярлаштыру, фольклорны саклау, бию сәнгатенә кызыксыну уяту.
Быелгы сезонны да тиздән башлап җибәрәбез. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!