Айгөл Минуллина -Хисләр бәйләме
Описание: 1991 елның 1 августында Ачасыр авылында тудым.Кеченәдән тыныч бала булып үскәнгәме, әйләнә тирәдә күргән барлык тойгыларны кичерешләрне күңелгә җыеп бардым. Уйларымны матур җөмләләргә салып, кагазьгә язып бардым. Беренче шигырем 7 яшьтә язылды.Тик аның рифма дигәне аксый иде. 6 класста укыганда класс җитәкчем Рокыя Апа бер шигыремне күреп миңа рифма төшенсәчен аңлатты. Ул әйткән сүзләрне истә тотып бик күп шигырь язылды. Ләкин мин аларны якын дустыма гына күрсәтә идем.10 Сыйныфта укыганда татар теле укытучыбыз Марат абый Шигырьләремне укып, миңа аларны кешеләргә дә укытырга кирәк диде. Ул минем берничә иҗат җимешен җыеп, мәктәп өчен кечкенә кенә жыентык чыгарды. Шуннан сон Мин һэр яңа туган иҗатымны, аны яратып укучыга, аңлаучыларга, иҗатымда кемдер үзенә таныш булган хисләрне очратучыга җиткезә барам. Миңа бу адымны атларга булышкан шушы олы кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә.