˙·٠•● Каләм очы ●•٠·˙ (Оксана Ильюп)
Описание: Илһамланып, җыр язар чак.
Каләм очы - галәм.
Иреннәрем көйгән чатнап
Әйтелмәгән сүздән.
Сүзләр эзләп, ташлы биек
Кыяларга менәм.
Сикәлтәле юллар үтеп,
Дәрьяларга керәм.
Аннан тынлык.
Такыр сукмак.
Күктә – ялгыз челән.
Кайда китеп баруымны
Үзем генә беләм.
Күңел хәлем – эзләнүләр.
Шыр чәчәктән тирәм.
Илһамланып, җыр язар чак.
Каләм очы - галәм.
®Оксана Ильюп