Һади Такташ|Hadi Taqtaş|Хади Такташ
Описание: Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Такташ мирасының мөһим һәм кыйммәтен югалтмаган төп өлешен, инде ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә. «Зәңгәр күзләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр»,«Мәхәббәт тәүбәсе»,«Алсу»,«Үтеп барышлый»,«Мокамай»,«Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре.