ТАТАР ҖЫРЫ
Описание: Татар җыры ... Ерак тарихлардан
Алып килә халык хәтерен.
Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул –
Үзе салмак, үзе әкерен.
Шул җыр белән сәфәр чыгып,
Тарих үрләреннән килгәнбез,
Татар җырын җырлап таралганбыз,
Татар җырын җырлап җиңгәнбез.
Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә,
Җырлар канатында тирбәләм;
Кайгы килеп, башым иелсә дә,
Сөенсәм дә - җырлап җибәрәм.
------------------------
Татар
Татар белән изгән Рәсәй,
Татар белән баскан.
Татардан башка булалмый, —
Татар баштан ашкан!
Татар күчмә кошлар кебек —
Ул туктаусыз күчә.
Утлар-сулар кичә татар,
Шахталарга төшә.
Тату булып яши белә
Татар барсы белән:
Үрчетә чит милләтләрне
Татар башы белән!
Күпме милләт карап тора
Татар күзе белән,
Күпме милләт балкып тора
Татар йөзе белән!
Күпме милләт яшәп ята
Татар каны белән,
Үзе – үзбәк, урыс, башкорт…
Татар – җаны белән.
Татарларны үлчи алмый
Бернинди дә бизмән…
Татар белән баскан Рәсәй,
Татар белән изгән!
Роберт Миңнуллин