Баскан авылы ( Мамадыш районы)
Описание: Туган, ускэн авылыбыз!!!
Авылның нигезләү исеме барлыкка килүе!
Туган авылыбызның төбәгебездэге авыллардан аермалы үзенчәлекле ике исеме бар. Ул Бүрсет елгасының уң кушылыклары булган Акчура һәм Баскан инешләре буенда
урнашкан кабатланмас авылларның берсе. Рәвәят, атамаларда гына сакланып калган исеме Акчура. Чаллы әмерлегенә караган Пимәр елгасы буенда урнашкан
Пимәр авылыннан Казан ханлыгы чорында бертуганнар Акчура, Бикчура, Кара-чура Пимәр урманы аша Бүрсет елгасы кушылдыгы матур чишмәле инеш буена килеп төпләнеп калганнар. Бу урын хәзерге терлекчелек фермасыннан уң ягында булган. Чишмә,инеш яны катнаш урман булу сәбәпле авылны нигезләү өчен урманны төплиләр. Авылга, елга үзәненә, чишмәгә Акчура исеме кушыла. Терәлеп торган урман тормыш чыганагы була, ауга, җиләк-җимешкә, кыргый умарта балы эзләү һәм башка кирәк ярак табу өчен йөргәннәр. Соңрак игенче-лек төп шөгелгә әйләнгән. Авыл үсә, зурая, үзән һәм үзәнянындагы урманнан зирек, усак агаяларыннан йорт каралты бура салалар күрәсең, “Зирекле елга”, “Зирекле чишмәсе”,
“Усаклы борын”, “Абага рәте” атамалары шуннан калдылар.
Якындагы Бүрсет суына Акчура инеше аша салынган кабык
күпердән чыгып балык тотарга,печән чабарга йөриләр Түбән Сонга юл башлаучы бу урынны хәзердә “Кабык күпер”
диләр. Халыкның төп төпле игенчелек белән бергә юкә агачыннан төрле әйберләр ясаганнар.
Акчура бабай уртача буй-лы зикенле, матур...... әңгәмә коручы, өсте оештыручы һәм сәүдә эшен яхшы белүче кеше була.
Сәүдә белән Чаллы, Чистай шәһәренә йөргән. Бу якка беренче булып Җил һәм су тегермәне ясауны күреп кайтып авылда оештыра. Авылны үстерүгә күп көч куя.Авыл үзәндә урнашканга Акчура бабай узе исән чакта ике мәртәбә җил(давыл)су басу хәбәре була.
Җил тегермәненә зыян килә. Бер кыз туганы вафат була һәм аны хәзерге авыл уртасында “Ялгыз нараттан инештән ерак
түгел аланга җирлиләр шулай итеп Акчура авылының беренче зияраты ачыла, зияратның урынын агач киртә белән Акчура бабай әйләндертә, елгадан табып очлы таш куйдыра,кабергә нарт агачы утырта.
Акчура бабвй энеләренең берсе Бикчура Балык Бистәсе район Бикчурай(Чураш) авылы урынына нигез сала, икенче
энесе Карачура укымышлы кеше булган тирәюндәге халыкка аң-белем тараткан һәм ул Бүрсет-Сөкәче авылы кабере,
ташы хәзердә бар; анда 1539 елның декабь аенда Карача
улы Карачура фәнни дөньядан китеп мәңшелек дөньга күчте дип язылган. Бу таштагы язуны беренче булып эпиграфист-
галим Һарун Йосыпов укый, шулай ук тарихчыгалим Марсель Әхмәтҗәнов “Нугай урдасы” дигән җыентыгында Казан “Мәгариф” 2002ел.Нократ буе шәҗәрәләре исеме беләнязып чыкты. Шулай булгач Акчура авылына XV гасыр ахы
ры XVI гасыр башларында нигез салынган булырга тиеш
дип әйтә алабыз.