Нурзадә
• Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ)
• Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. (Долли Партон)
• Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. (Кәрим Тинчурин)
• Кешеләр дә хәзинә бит. (Гариф Ахунов)
• Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. ( Фәнис Яруллин)
• Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре коена .(Флёра Тарханова)
• Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев)
• Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. (Р.Декарт)
• Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. (А.Дистервег)
• Китап- акыл баласы. (Джонатан Свифт)
• Иң авыр эш – берни дә эшләмәү. (Оскар Уайльд)
• Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. (Мишель де Монтень)
• Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)
• Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)
• Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут
• Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. (Гораций)
• Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару. (Оноре де Бальзак)
• Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала. (Роберт Кеннеди)