Сиздермичә гомер үтә,
Яшьлек сызыгын уздым.
Кемнәрдер байлык җыйганда -
Бер улым бар, бер кызым.
Сикәлтәле булса булды
Бормалы гомер юлым,
Сөенечтән аермыйлар
Бер кызым да бер улым.
Ширбәт кенә түгел тормыш,
Борычын каптым, тозын...
Табынымны ямьле итә
Бер улым да бер кызым.
Үткәннәрем үзем белән,
Киләчәккә кул суздым.
Ике кулым - ике өмет -
Бер улым да бер кызым.