Готовить, вязать, читать
Зэйнэп Фэрхетдинова, Асылъяр, Гузель Уразова
Москва слезам не верит, Ласточкино гнездо
Шэфкэть Туташы, Кенэри читлек кошы
Пусть говорят, давай поженимся
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. түземнәр генә бәхеткә лаек.