1,503 posts

Суфле!
Рецепт Ильхамия Хасанова-Гарипова битеннэн алынды😍🤗 Фото да аныкы
Бик жинел генэ ясала Балаларда ярата. Show more

Бер стакан( 250 гр) жылы суга 20 гр желатин (хэлэл дэ була ) салып болгатабыз (буртэ тора) Икенче савытка 500 гр сметана(20% ) 1 стакан песок салып болгатабыз. Желатинны утка куеп болгатып торабыз эреп беткэнче, хэм эссе килеш сметан остенэ салабыз. Шуна остибез ярты чэй калагы лимонная кислота. Бик эйбэтлэп болгатабыз песогы эреп бетэ. Торле жилэк жимеш, чиклэвек салырга була.
Мин виктория жилэге бн эшлэдем. Холодильникка куябыз.ТЭМЛЕ!!
1 person reacted
260 views
Бик тэмле торт рецебы сезгэ.
ТОРТ "ЗЕБРА"
Рецепт:Show more
4 йомырка
1 стакан шикэр комы (250 мл)
100 гр ак май
1 пачка разрыхлитель,
2 аш кашыгы майонез
1 чеметем тоз
1,5 стакан он
Какао порошогы

Йомырканы агарганчы шикэр белэн куперткэч, какаодан башка кушылмаларны кушып камыр ясыйбыз. Икегэ булеп 1 өлешенә 2 аш кашыгы какао порошогы кушабыз.
Аннары табага кашык бн
чиратлаштырып камыр салабыз.
180 С 35-40 минут духовкада
пешерэбез.
Бик тэмле! Бик жинел. Чэйлэрегез тэмле булсын!
0 people reacted
182 views
⏹ЛИМОН ПИРОГЫ🍋

Шундый тәмле песочный камыр белән лимон пирогы. Show more

Камыр

🍋200 гр. сыер мае йомшак
🍋2 йомырка
🍋2 аш кашыгы шикәр комы
🍋1 аш кашыгы коры чүпрә
🍋0,5 стакан җылымса су
🍋Тоз
🍋Он

✔Шикәр комы белән чүпрәгә су салып, өстен каплап кабарырга куябыз.

✔Ой температурасында йомшарган сыер маен он белән уабыз, крошка барлыкка килэ.

✔Шуңа салабыз бераз тоз, йомырка, кабарган чүпрәбезне һәм он. Әйбәтләп камыр басабыз. Эчлек ясаганчы, өстен каплап ял иттерәбез.

Эчлек

🍋2 лимон (1 лимон, 1 апельсин да ярый)
🍋1 стакан шикәр комы
🍋1 йомырка

✔Лимонны эре кисәкләргә турыйбыз.

✔Блендерга лимон, йомырка, шикәр комы салып изәбез. Эчлек әзер.

🔶Камырны 4 өлешкә бүләбез.

🔶Беренче өлеш иң зурысы, ансын аска җәябез. Өстенә бераз эчлек салабыз.

🔶Икенче өлеш кечкенә генә түгәрәк, таба төбендә генә, кырларга чыгарга тиеш түгел. Бераз эчлек салабыз.

🔶Өченче өлеш икенчесе кебек кечкенә генә түгәрәк һәм кабак эчлек.

🔶Дүртенче өлеш пирогның өсте була. Матур итеп пирогыбызның кырларын богәбез. Өстенә май, шикәр комы, оннан ясалган крошканы сибәбез.

Алдан җылытылган мичтә, 180 градуста өсте кызарганчы пешерәбез.

💬Менә шундый, авызда эреп тора торган катлы лимон пирогы чыга. Ул пешкәндә өйдәге тәмле лимон исләре.... Сез моны, дуслар, һичшиксез, пешерергә тиеш,- ди @guzel1013

Чәйләрегез тәмле булсын☕
0 people reacted
126 views
Дусларым, узем пешергән чүпрәсез ипи рецептын куеп китәм сезгә. Мин шушы рецепт белән пешерәм. Алда язып үттем, заквасканы сатып алам. Ул порошок кебек. Аны алдан ясыйм, аннары холодильникта саклыйм. Show more
Баш (опара) ясыйм башта. Аның өчен 30 гр әзер закваска, 150 гр җылымса су, 150 гр он кушып, яхшылап болгатам. Аны 8-12 сәг. калдырам.
Камыр: әзер опараны (ул 300 гр булырга тиеш) , 200 гр җылымса су, он (мин төрле он: арыш, цельнозерновой һәм ак он салам), 1 чәй калагы тоз, 1 аш калагы шикәр комы салып, озак итеп басам. Ким дигәндә 7 мин камырны басарга кирәк.
Баскан камырны өстен каплап 2 сәг калдырырга. Ике сәг үткәч, майлы табага салып тагын 2 сәг калдырырга. Ул кабарырга тиеш. Барлыгы 4 сәг үтәргә тиеш. Аннары 180-200 гр духовкада 40-50 мин пешерергә. Вакыт сезнең духовкага бәйле. Кайнар килеш кисмәгез ипине.
Бик тәмле ипи пешә.
Закваска озонда и валбериста бар.
https://www.wildberries.ru/catalog/16142117/detail.aspx
Ссылка менэ.
Сорауларыгызны языгыз! Бергэлэп ойрэник. Мин пешекче, повар тугел. Гаеп эзлэмэгез яме. Рэхмэт.
Сезнен Лилиягез
0 people reacted
108 views
ИДЕИ ПОДЕЛОК НА 8 МАРТА. Подарок для мамы или бабушки на 8 Марта 🌷🌷🌷
0 people reacted
100 views