216 posts

Теләгем кабул булсын дип укыла торган дога
🙌Илаһи Хөрмәти догасы🙌 БИК САВАПЛЫ ДОГА! УКЫГЫЗ! СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ ҺӘМ ЯТЛАГЫЗ! Show more
Бисмиллахиррахмәниррахиим
Лә иләһә иллаллаһы Мөхәммәде рәсулуллаһы
Илаһи би хөрмәти Сайфуллаһи
Илаһи би хөрмәти Нух Нәбиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Ибраһим Хәлиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Гайсә рухуллаһи
Илаһи би хөрмәти Әюп сәнеруллаһи
Илаһи би хөрмәти Якуп Нәбиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Нусаф әнәлиллаһи Илаһи би хөрмәти Гыйззәти Мөхәммәде рәсулуллаһы
Илаһи би хөрмәти утыз пәра Коръәни Илаһи би хөрмәти 114 сурә Коръәни
Илаһи би хөрмәти 6666 аяти
Илаһи би хөрмәти хәрфе Коръәни вәффәрде вәһәмде
Илаһи би хөрмәти Әюп вә Шәеп галәйхиссаләми
Илаһи би хөрмәти җәннәти сабли рахматуллахи вәби хөрмәти Мөхәммәде мостафа салаллаһы галәйһи Үәссәләм үә әсхәбиһи әҗмәгыйн бирахмәтикә я рахманиррахим. Амин.
Нинди теләгең булса да шул доганы укып Аллаһтан сорарга кирәк, нинди генә гөнаһлары булса да Аллаһ Тәгалә бөтен гөнаһларын гафу итәчәк. Теләгән теләгең кабул булачак, Кыямәт газабын күрмәс әгәр һәр мөэмин бәндә бу доганы я өендә тотса, сакласа Салаллаһы Аллаһы Тәгалә хәзрәте ул өйгә, бәрәкәтләр бирер, ризыклары киң булыр, ут, су, бәләләреннән Аллаһ узе саклар, Иблисләр зарар кылмас, бу доганы иһлас белән язып сакласа, ул бәндә дөнья һәм Ахирәттә ким хурлык күрмәс. Аллаһ үзе кабул кылып алыр. Аллаһыммә би хөрмәтикә әлһәминраһимин. Амин.
Илаһи хөрмәти бикә догасын һәр кемгә моны укымак кирәк савабы зурдыр Хәзрәти Рәсүлебез Мөхәммәде Мостафа Салаллаһу Галәйһи Үәссәләмгә шәфәгәт кылганда Мигъраҗ кичәсендә фәрман булды Исрафил әйтте дустым Мөхәммәдкә ошбу доганы хыйлаф кылдым Сөбхәнә вә Тәгалә хәзрәте әйтте һич кем бу доганы дөнья ахирәтенә алыштырмаса мин рава кылырмын, фәрештәләр шаһит булырлар, әгәр кабул итмәсәм. Бәндәләоемнән оялырмын, һәр кемнең өендә бу дога булса малларыбызны Аллаһ үзе саклар, мең Коръән хәтле савабын табар, мең мәртәбә хаҗ кылган я ураза тоткан савабын табар, көндездәре намаз кылган савабын табар, ул бәндә кабер газабын күрмәс, оҗмаһка керер, кабере якты булыр. Бу доганы хәзрәти Гали башында саклап сугышка керде һич кем зарар кылмады. Бер кеше бу доганы укыйм дисә, каберләр янына барып укыса, мөэминнәрнең каберенә укып өрсә, каберләре якты булыр. Ошбу доганы күчереп алыгыз, укыгыз
1 person reacted
100 views
0 people reacted
73 views
Усал булсаң, өнәмиләр,
Явыз булсаң, күрәлмиләр.
Йомшак булсаң, елаталар,
Гадел булсаң, кыйнаталар.
Ачык булсаң, турсаялар.
Үпкәләсәң, тырпаялар.
Юмарт булсаң, гел талыйлар,
Саран булсаң, чит карыйлар.
Күп сөйләсәң, мәнсез диләр,
Аз сөйләсәң, телсез диләр.
Шаян булсаң, чаян диләр,
Сабыр булсаң, хайван диләр.
Ярап булмас бу кешегә,
Гаеп табар һәр эшеңдә.
Шаклар катам торып-торып,
Яшим әле үзем булып.
Кирәк чакта чаян булып,
Кирәк чакта хайван булып,
Кирәк чакта әрсез булып,
Мәнсез булып, ямьсез булып,
Усал булып, явыз булып,
Ачык булып, ябык булып...
Кемнең кемдә эше бар дип,
Яши бирәм үзем булып.

Гөлнур Камал-Ибраһим
1 person reacted
67 views